ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2014 ел
шимбә
Быел районда Татарстанда тормышка ашырылу­чы 26 дәүләт программасы эшли.
Минзәләдә соңгы елларда шактый гына төзелеш объектлары файдалануга тапшырылды: яңа балалар бакчалары, җәмәгать үзәкләре, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары.

Бәйрәм уңаеннан районда уздырылачак чаралар

30 августта, ягъни республика бәйрәме көнне, Октябрь мәйданында ярминкә була.

14,5 ТОННА СӨТ САВА

Беренче графа – савымчының исем-фамилиясе, икенче – шул савымчы эшләгән ферма исеме, өченче – савымчының быелның җиде аенда тулаем сауган сөте (центнерларда), дүртенче – җиде айга бер сыерга исәпләгәндә сауган сөте (килограммнарда)

Агымдагы елдагы социологик сораштырулар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, Татарстан халкының 40 проценты көнкүреш коррупциясе дәрәҗәсе үзгәрмәде, элеккечә калды дип саный.

Тауасты Байлар авылына алып баручы юлдан йөрүчеләр җомга көнне өйлә алдыннан бер сәер күренешкә тап булдылар. Хәзерге заманча технологияләр вакыты булуына карамастан, бер төркем хатын-кыз, балалар кул белән уракка төшкәннәр. Комбайннары юклыктан түгел. Биредә Көлтә бәйрәме икән.


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

30 августта Татарстан көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Кайда нинди чара үткәрелүе хакында газетаның 2 нче битеннән укырга мөмкин.

“Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре быел да уракны районда иң беренчеләрдән булып тәмамлады. Алар барлыгы 1860 гектарда бөртекле кузаклы культураларны җыеп алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International