Быел районда Татарстанда тормышка ашырылучы 26 дәүләт программасы эшли. Газета битләрендә алар хакында даими язып торабыз. Быелгы киеренке эш белән беррәттән, Татарстанда 2015 ел өчен программалар проектлары әзерләнә башлады. Әлегә аларның саны 40 ка җитә. Безнең районда әлеге программаларга керү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев җитәкчелегендә документлар әзерләнә. Әлеге программалар алдагы елларда халык белән очрашуларда кергән тәкъдимнәргә нигезләнеп башкарыла.