Тауасты Байлар авылына алып баручы юлдан йөрүчеләр җомга көнне өйлә алдыннан бер сәер күренешкә тап булдылар. Хәзерге заманча технологияләр вакыты булуына карамастан, бер төркем хатын-кыз, балалар кул белән уракка төшкәннәр. Комбайннары юклыктан түгел. Биредә Көлтә бәйрәме икән.
Менә басуга якынлашабыз... Аның гүзәллеге күңелләргә пакьлек, якты нур иңдерә. Үзең дә сизмәстән, табигать- Ананы, бу гүзәллекне бар иткән Аллаһыга баш иясең. Әйе, нинди генә эш башласаң да, Аллаһыны олылап, “бисмиллаңны” әйтергә онытма диләр бит. Менә Тауасты Байлар, Мияш, Тулбай авыл халкы да кылачак гамәлләре изгеләрдән булсын дип, урып- җыю эшләренә керешер алдыннан, Нәкыя апа укыган догага кушылдылар. Аннан алар ике бригадага бүленеп, эшләрен башлап та җибәрделәр. Минем үзем өчен, урак тотып эшен башкаручы хатын-кызны күрү гаҗәеп хәл иде. Безнең әби-бабаларыбыз нәкъ шушылай җәй буе җиң сызганып эшләгәннәр бит. Һәм менә бүген үзебезнең басуларда бу күренешкә тап булу чыннан да бәлки сәердер дә. Ләкин бу бәйрәмне үткәрүнең дә үз максаты бар икән дип сөйләде безгә бәйрәм оештыручысы Мөслимә апа.
– Бу бәйрәмне “Ядкарь” фольклор ансамбле белән берлектә әзерләдек. Бүген монда балаларны да алып чыктык, чөнки алар авыл тарихын, әби-бабаларыбызның яшәү рәвешен белергә тиеш. Әбиләр махсус шушы бәйрәмгә килер өчен сандык төбеннән уракларын, чабаталарын алып киделәр. Умачлы ашлар пешереп, бик рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәбез, - диде “Нур” театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева.
Әкренләп көлтәләр саны арта бара. Хатын-кызлар башларын күтәрмичә урак уралар. Балалар әниләре, әбиләре артыннан җирне чем кара калдырып, арпа башларын җыеп баралар. Ике бригаданың да башкарган эшенә нәтиҗә ясап, беренче төркемгә кызыл байрак, ә инде бераз азрак көлтә әзерләгән бригадага ташбакалы байрак тапшырылды. Эш беткәч, уйнарга ярый дигәндәй, халык моңланып, җырын да сузып җибәрде, дәртле биюләрен да башкарды, матур сүз осталары шигырь дә укыдылар. Кояш инде биеккә күтәрелгәч, тамак ялгап алу вакыты да җитә. Тырыш хезмәт ияләре мул әзерләнгән табын артына җыелышты. Бәйрәм тагын да ямьләнә төште. – Мондый бәйрәмнәр уздыру авыл халкы өчен бик кирәк дип уйлыйм мин. Яшь буын үсеп килә, без аларга үрнәк булырга тырышабыз. Без биредә урак урып кына чикләнмибез, ял итеп, күңел ачып та кайтабыз, - диде Гөлсинә Хәйруллина.