Агымдагы елдагы социологик сораштырулар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, Татарстан халкының 40 проценты көнкүреш коррупциясе дәрәҗәсе үзгәрмәде, элеккечә калды дип саный.
Бу мәгълүматлар коррупциягә каршы тору буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышында бәян ителде. Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, муниципаль район башлыклары, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыклары ярдәмчеләре, галимнәр, дин әһелләре катнашты.
Халыкның фикеренчә, ЮХИДИ, медицина хезмәткәрләре һәм югары уку йортларында белем бирүчеләр ришвәткә аеруча дучар ителгән. Республика халкы законнарны катгыйландыру, бюджет чараларын бүлү һәм тотуны җитди контрольгә алу, коррупциягә каршы көрәш буенча эшне массакүләм мәгълүмат чараларында ныграк яктырту, хокукый грамоталылыкны һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру кебек чаралар көнкүреш коррупциясе белән көрәшү өчен кулай дип саный.
Шул ук вакытта, 2009 нчы елдан 2014 нче елга кадәрге чорда, коррупция белән очрашучылар санының кимүе күзәтелә. Электрон технологияләр кертелү, шулай ук җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычына бәйле рәвештә коррупция юлына басучылар саны кимегән.
“Коррупция очраклары хакында гражданнардан мәгълүмат алу катлаулана бара. Еш кына Татарстан халкы бу турыда ышаныч телефоны яисә аноним хатлар ярдәмендә хәбәр итә”, – дип ассызыклады Ольга Семенова.
“Бик кызыклы тикшеренү уздырылган. Безнең өчен халыкка мәгълүмат җиткерү, динамиканы күзәтү, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белү аеруча мөһим. Дәүләт органнары һәм муниципалитетлар җитди нәтиҗә ясарга тиеш”, – диде Татарстан Президенты чыгышларны тыңлаганнан соң.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тармакта эшләүчеләрнең төп массасы тәртипле кешеләр булуын ассызыклады.
“Бу залдан чыгып киткәндә бездә бар кеше дә коррупционер дигән фикер калырга тиеш түгел, бар халыкны кара буяу белән пычратырга ярамый”, – дип искәртте ул. Президент чиновникларны көнкүреш коррупциясе белән көрәш өчен “Халык контроле” системасын активрак кулланырга, социаль челтәрләргә күбрәк игътибар бирергә чакырды.
Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Нәкыйп Илдарханов:
– ТР Президенты һәм башкалар чыгышында Минзәлә муниципаль районы телгә алынмаса да, бездә көнкүреш коррупциясе юк дигән сүз түгел. Агымдагы елның шушы чорына коррупция торышы, муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре, район үзәк хастаханәсендә медицина хезмәтләре күрсәтү һәм хастаханәдә коррупция торышы тикшерелде, белем бирү учреждениеләрендә туклану мәсьәләләре буена ата-аналар һәм укучылардан социологик сораштырулар уздырылды. Тикшеренү нәтиҗәләре район газетасында басылды. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы каршындагы комиссия утырышларында”көнкүреш” коррупциясен юкка чыгару буенча чараларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча мәгариф бүлеге, Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлеге, ЭЭМнең ЮХИДИ бүлеге, район башкарма комитетының икътисад, төзелеш, җир- милек мөнәсәбәтләре бүлекләре җитәкчеләре чыгыш ясады, шулай ук бюджет чараларын һәм муниципаль милектән нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту мәсьәләләре буенча районның контроль-исәп палатасы отчетлары тыңланды. Район үзәк хастаханәсендә көнкүреш коррупциясен минимальләштерү буенча билгеле чаралар күрелә.
Яңа уку елы башлангач, ата-аналар, мәгариф бүлеге, хокук саклау органнары белән берлектә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ата-аналардан акча җыюларга каршы (андый очраклар күзәтелсә) көрәшербез дип уйлыйм. Оператив төстә элемтәгә керү өчен “ышаныч телефоннары” һәм “кайнар линия” эшли.
безнең өстәмә
Татарстанда коррупция турында халык фикерен өйрәнү кысаларында уздырылган тикшеренүдә 4150 респондент катнашкан. Коррупция дәрәҗәсе хакында халык фикере түбәндәгечә: 2012 нче елда 46,9 процент шул ук дәрәҗәдә калды дип санаса, 2013 нче елда – 39,7%, 2014 нче елда – 42,7% шул фикердә булган. Ә коррупция дәрәҗәсе кимеде дигән фикергә килүчеләр 2012 нче елда – 23,2%, 2013 нче елда – 30,8%, 2014 нче елда 34,8% тәшкил иткән.
Соңгы елда бер тапкыр булса да коррупция йогынтысына эләгүче респондентларга килгәндә, бу сан 2011 нче елда – 21,2%, 2012 нче елда – 15, 2013 нче елда – 16,3%, 2014 нче елда 11,8 процент тәшкил иткән.
Коррупция йогынтысына эләгеп, ришвәт бирүчеләр өлеше 2011 нче елда – 63 процент, 2012 нче елда – 67,6, 2013 нче елда – 69,2, 2014 елда 64,7 процент булган.
ТР Эчке эшләр министры урынбасары, полиция начальнигы Рафаиль Гыйльманов ачылган коррупция җинаятьләре структурасы хакында хәбәр итте (барлыгы 445): күчемсез милек белән идарә итү – 164, контроль-рөхсәт бирү эшчәнлегендә – 87, мәгариф өлкәсендә – 48, хәрби чакырылыш эшчәнлегендә – 40, сәламәтлек саклауда – 12 һ.б.лар.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА