Уракны төгәлләделәр

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

“Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре быел да уракны районда иң беренчеләрдән булып тәмамлады. Алар барлыгы 1860 гектарда бөртекле кузаклы культураларны җыеп алдылар.

Хуҗалыкта көзге куль­тураларны чәчү башлан­ган һәм инде монда аны бер атна дигәндә чәчеп тә бетергәннәр. 400 гек­тарда арыш җир куены­на иңдерелгән. Хәзер көзге бодай чәчәргә то­тыначаклар. Терлек азы­гы хәзерләү дәвам итә. Люцернаның икенче кат чабымы 300 гектарда ча­былган һәм төргәкләргә төрелеп, ферма яннары­на кайтарыла. Печән һәм сенажны планлаштырыл­ганнан арттырып тупла­ган бу хуҗалык елның елында кышка ике еллык запас белән керә.

Хуҗалыкта басулар­да уртача уңыш 28,4 центнер тәшкил итте. Хуҗалык җитәкчесе Ра­дик Фаттахов әйтүенчә, бөртеклеләрнең берника- дәр югарырак булуына исәп тотканнар. Басулар­га бер гектарга 53 кило­грамм тәэсир итү көчендә минераль ашлама кергән. Әмма чәчкәннән соң 45 көн дәвамында яңгыр яу­мау моңа комачаулаган.

 Хәер, елның-елында басу­ларны җитәрлек күләмдә ашлап, барлык эшләрне дә тиешле агротехник срокларда башкарып, 1060 гектарда чәчелгән язгы культуралар да май- июнь айларындагы коры­лыкка артык бирешмәгән. Узган көз арышны элита орлык – “Чулпан-7”сорты чәчкәннәр, ул арыш басу­лары 35,4 центнер уңыш белән шатландырган. Хуҗалык механизаторла­ры уракны үз көчләре белән алып барды. Комбайнчылар – абыйлы-энеле Айрат һәм Илфат Шигабиевлар, Клим Сәлимов, Рамил Минһаҗев, Айрат М ирзаянов “ кыр к о­рабларын” урып-җыюга ны­клап әзерләгән һәм югары җитештерүчәнлеккә ирешкән. Бу комбайнчыларга район баш­лыгы Айдар Салахов яхшы эш күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен 27 август көнне 3әр мең сум күләмендә махсус премия тапшырды. Әлеге премия фер­ма территориясендә тапшы­рылды, чөнки комбайнчылар урак бетүгә фермаларны кыш­ка әзерләү, аерым корпусларны ремонтлау эшенә җиң сызга­нып керешкәннәр. Хуҗалыкта эшләр комплекслы алып ба­рыла. Комбайннар артыннан ук салам җыеп алынып ферма яннарына кайтарыла. Салам җыелганнан соң ук, сабан так­кан тракторлар басуга килеп керәләр. К-701 тракторында Сергей Ермолаев, МТЗ-1221 тракторында Вячеслав Абы­шев киләсе ел уңышына нигез салалар, алар көнлек норма­ларын үтәмичә кырдан кайт­мыйлар. Хуҗалык быел барлык басуларның 50 процентын са­бан белән сөрәчәк.

 сан

Район күләмендә игеннәр- нең 67 проценты сукты­рып алынды. Ындыр та­бакларына 69 мең тоннага якын ашлык кайтарылды.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International