30 августта Татарстан көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Кайда нинди чара үткәрелүе хакында газетаның 2 нче битеннән укырга мөмкин.
Өстәвенә 30 августта “Зеленая Россия” Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе үткәрелә. Ул шәһәр һәм авылларның экологик торышын яхшырту максатыннан оештырыла. Әлеге акциягә барлык оешмалар, учреждениеләр дә кушылыр дип көтелә.