ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Гомумән, кем ул игенче? Җирне буш калдырмыйм, дип елның елында үзе
үстергән бөртек чәчүчеме, әллә миңа булганы да җитә, дип бөртеклеләрне
саклау чаралары кулланмыйча үстерергә омтылучымы?!


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Быелгы урып-җыю эшләре узган елларга караганда ике атнага соңга калып башланачак, шулай ук урак сезоны бик җиңел булмас,-диде район башлыгы Айдар Салахов. Шул ук вакытта ашлыкның артык дымлы булуы да бар. Быелгы уракны аерым урып, һәр көннән һәм һәр сәгатьтән нәтиҗәлерәк файдалану зарур.  

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре белән берлектә  Айдар Салахов” “Органик групп-Минзәлә” агрофирмасы машина технологик станциясендә     ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының  быелгы урып-җыю кампаниясен уздыруга әзерлеген тикшерделәр. Шулай ук алар хезмәт өчен түләү системасына, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына, сервис хезмәтләре оештыру планы, махсус киемнәр булу, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә һәм янгын куркынычсызлыгына да аерым игътибар бирделәр, уракка старт бирделәр.   

 


16
июль, 2017 ел
якшәмбе

июльдә озакка сузылган
каты авырудан соң
минзәләлеләр өчен яхшы
таныш һәм зур хөрмәткә ия
булган Анатолий Петрович
Беспалов якты дөнья белән
хушлашты.

Рәйханә
Г ЫЙ ЛЬМЕТДИНОВА

Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак
2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Бу көнне үрнәк пар булып 25
елдан артык бергә гомер иткән һәр районнан күркәм бер гаиләгә
«Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырыла. Быел исә безнең
районда әлеге медальгә Матвеевка авыл җирлегендә 70 елга
якын бер гаилә булып яшәүче Александр һәм Анна Беловлар лаек
булды. Авыл Сабан туе көнне аларга әлеге медаль тапшырылды.

Тупачтагы Сабантуйда быел Көньяк Корея эшмәкәрләре дә рәхәтләнеп ял
итте, төрле уеннарда катнашты.

Шәһәребезнең Изыскательләр
бистәсендәге Нефтьчеләр паркында
рәхәтләнеп ял итәргә дә, спорт белән
шөгыльләнергә дә була хәзер: быел
биредә дәүләт программасы буенча
һәм спонсорлар булышлыгы белән
комплекслы төзекләндерү эшләре
башкарылды.
 


24
июнь, 2017 ел
шимбә

Эрудитлар өчен menzeIa. ru сайтында “Минзәләне беләсезме?” дигән рубрикада Минзәлә шәһәре, районы,
кешеләре белән бәйле фотографияләрне урнаштырабыз. Сезгә аларның чираттагысын, Альфира Муфтахова алып
килгәнен тәкъдим итәбез.

Ишек алларында спорт
мәйданчыклары төзелеше
буенча республика
программалары кысаларында
шәһәребезнең Нефтьчеләр
паркы да шактый үзгәрешләр
кичерә быел.

ТР Дәүләт Советы Комитетының социаль сәясәт буенча рәисе
урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутат этикасы кагыйдәләрен
яклау буенча ТР Дәүләт Советы Комиссиясе әгъзасы
Татьяна Воропаева һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Мурад
Гадыльшинның ярдәмчесе Лилия Павлова Минзәләгә эшлекле
визитны гражданнарны кабул итүдән башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International