Алайса еллар дәвамында сортлар яңартып, игеннәрне химик кына тугел, биологик яктан саклау чараларына күп акча түгүче кем?! “Заиковский” хуҗалыгында Татарстанның элиталы орлыклар ассоциациясе җитәкчесе Юрий Еров үткәргән семинарда бу сорауга җавап таптым кебек. Өч район фермерлары өчен үткәрелгән очрашуга райондагы җир эшкәртүчеләрнең бер өлеше килмәве, аларның җирне туендырмыйча, көчсез орлык чәчеп көн курергә (эшләргә түгел) җыенуларын күрсәтеп тора. Сәбәп бар бит: я кыздыра, я яңгыр вакытында яумый. Юкса, Әтрәкледә Радик Фаттаховның күп еллар дәвамында үзе аңлап, безнең районда ясаган игенчелектәге технологик революциянең беренче җимешләрен күрергә мөмкин иде. Ул ассоциация белән берлектә районлашкан, селекция үзәкләре чыгарган орлыклардан чәчелгән махсус участоклардан тыш аерым культураларны тулы бер массивларга чәчкән. Чөнки алар сынауны уңышлы үткәннәр һәм хәйран гына уңыш вәгъдә итәләр. Хәер, еллар дәвамында бөрешеп беткән орлык чәчеп гектарыннан 13-17 центнер уныш алучылар өчен – Заиковский басуларындагы 35-40 һәм аннан зурырак саннар фантастика булып тоелырга мөмкин. Менә шундый югары уңыш бирергә сәләтле бөртекләрне Радик Фаттахов районга гына түгел, тирә-юньгә дщ таратырга омтыла. Акчага ала алмаганнар, икегә-бер хисабыннан алыштырып алырга мөмкиннәр. Инде хәзер үк көзге бодай орлыгы алырга мөмкин. Иң мөһиме – орлыкны препаратлар белән эшкәртеп бирә алалар. Чөнки хуҗалыкта барлык төрдә дә махсус техника бар.
Семинарда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов агрофирмаларның да орлыкчылыкка игътибарны арттырулары хакында әйтте. Әмма бу эшне даими алып барырга кирәклегенә басым ясады. Фермерлар, чәчүлек мәйданнарының шактый аз өлешен алып торсалар да, игенче дигән олы статусны горур йөртер өчен югары уңдырышлы орлык белән эшләүгә бик җаваплы карарга тиешләр, – диде.