Хушлашу сүзе

2017 елның 16 июле, якшәмбе

А.П.Беспалов 1952 елның 15 июлендә Чи­стай районының Шо­мыртлы авылында туа. 1973 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң ул хезмәт юлын районыбызның Күзкәй урта мәктәбендә башлый. 1976-1978 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аннары Минзәлә районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. 1982-1985 елларда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатын җитәкли. 1985 елда Минзәлә педагогия училищесы директоры, 1985- 1987 елларда – партия райкомында оештыру бүлеге мөдире, 1987-1988 елларда – Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыту эшләре буенча директор урынба­сары, 1988-1995 елларда – МУРБда инженер-социолог, торак-коммуналь идарәсе начальнигы булып эшли. 1995- 1998 елларда – салым инспекциясендә торак фонды бу­енча баш дәүләт инспекторы, бюджеттан тыш фондлар бүлеге начальнигы була, 1998-2000 елларда –Минзәлә шәһәрендәге “АКБ-СБС-Агро-Татарстан”ның 7450 нче өстәмә офисын җитәкли. 2000-2006 елларда район ха­кимияте башлыгының, аннары район башкарма коми­теты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли.

Анатолий Петрович матур гомер кичерде, актив тор­мыш позициясендә булды, үзенең кешелекле, интел­лигентлы булуы, югары профессионализмы, тормышны яратуы һәм оптимизмы белән аерылып торды. Авыр вакытларында кулына гармунын алып, үзенең дә, тирә- юньдәгеләрнең дә кәефен күтәрә иде.

Анатолий Беспаловның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Анатолий Петровичның вафат булуы уңаеннан аның якыннарының, туганнарының авыр кай­гысын уртаклашабыз.

А.Ф.Салахов, К.Р.Нәҗмиев, Р.Ф.Ягафаров, Р.Я.Салдаева, Н.С.Габдуллин, И.И.Шагиев, З.Г.Зыятдинов.

Анатолий Беспалов Чистай районында, туган авылында җирләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International