ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Менделеевск шәһәрендә Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтенә 25 ел тулуга багышланган эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык" XIX Ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең зона туры узды.

 

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 14 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән көчле кар көтелә.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАҖ ял итүчеләр белән тыгыз багланышта торуын дәвам итә.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек буенча ике айлык нәтиҗәләр ясады.

Татарстанда кече хуҗалык формалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртә: 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның дәүләт ярдәме алуга хокукы бар.

 

Дәүләт Думасы пенсияләрне яшәү минимумыннан югары индексацияләүгә юнәлтелгән "Дәүләт социаль ярдәме турында" гы Законга төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

 

 

25.12.2018 елдагы "Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы №480-ФЗ Федераль законы һәм "Су белән тәэмин итү һәм су үткәрү турында"гы Федераль законның 35 маддәсе 26.08.2008 елдагы №294-ФЗ Федераль законының яңа 26.2 маддәсе белән тулыландырылган. Аларда  кече эшмәкәрлек субъектларына карата дәүләт контроле һәм муниципаль контроль башкарганда, 2019-2020 елларда планлы тикшерүләрне оештыру һәм уздыру үзенчәлекләре билгеләнгән. 


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Район хакимиятендә Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында законнарның үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев җитәкчелегндә узды.

 

Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрлек буенча Советның киңәйтелгән утырышы узды.

 

Начар метеорологик һава шартлары:

12 мартта кичен, 13 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендәюлларда көчле бозлавык саклана, кичен һәм төнлә - урыны белән буран һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-20 м/с ( Казанда 16 м/с).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International