Шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәме алырга мөмкин

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстанда хуҗалык итүнең кече формалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртә: 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның дәүләт ярдәме алуга хокукы бар.

- сөт юнәлешендәге мини-ферма төзү буенча чыгымнарның бер өлешен кайтаруга субсидия;

-савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зур булган кәҗәләрне тотуга чыгымнарның бер өлешен кайтаруга;

- яшь кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләр) сатып алуга чыгымнарның бер өлешен кайтаруга;

-товарлыклы һәм нәселле таналар һәм беренче тапкыр бозаулаучы таналар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен кайтару;

-атлар тоту өчен азык сатып алуга чыгымнарның бер өлешен кайтару;

2019 елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга барлык төр дәүләт ярдәме буенча кирәкле документлар исемлеге белән тулырак мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

 

http://agro.tatarstan.ru/rus/2019-god.htm

Барлык кызыксынган сораулар белән гражданнар түбәндәге оешмаларга мөрәҗәгать итә алалар:

-"Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге" ДБУга  (843)221-77-40 телефоны аша;

- үз районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына. Авыл хуҗалыгы идарәләренең адреслары һәм телефоннары Министрлыкның рәсми сайтында бар:  http://agro.tatarstan.ru/rus/territor.htm

-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  хуҗалык итүнең кече формалары бүлегенә (843)221-76-54, 221-76-55 телефоннары аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International