12 мартта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек тармагында 2019 елның 2 айлык нәтиҗәләрен ясады. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.
Утырышта терлекчелек буенча консультантлар, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең нәсел-селекция хезмәтләре начальниклары, "ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе" ДКУ белгечләре катнашты.
Утырыш башында "Терлекчелектә аксым концентратларын җитештерү һәм файдалану" темасына доклад белән "КаМП" ҖЧҖ комбикорм заводы директоры Павел Маслов чыгыш ясады.
Алга таба Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны агымдагы елның ике ае эчендә терлекчелек буенча нәтиҗәләре белән таныштырды, сөт һәм ит җитештерү, бозауларны саклау һәм җитештерү, шулай ук бюджет ресурсларын үзләштерү, сыерларда мастит һәм очлыклар авыруларын профилактикалауга басым ясады.
Министр урынбасары сүзләренчә, ел башыннан мөгезле эре терлекләрнең баш саны Балтач, Мамадыш, Кукмара, Әлки, Буа, Чистай,Чүпрәле районнарында артты.
Әлмәт, Әлки, Түбән Кама, Тукай, Нурлат, Актаныш, Саба, Балтач, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында сөт җитештерү буенча арту күзәтелә.