Менделеевск шәһәрендә Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтенә 25 ел тулуга багышланган эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык" XIX Ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең зона туры узды.
Традиция буенча фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе башлангычы астында узды.
Фестиваль географиясе елдан-ел киңәя һәм һәм катнашучылар саны арта бара.
Наталья Князева, Балалар иҗат йортының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
- Быел безнең районнан 80 нән артык вәкил катнашты. Бу "Реверанс" (җитәкчесе - Оксана Зарипова), "Уен" (Роза Биктаһирова), DanceStudio «PRODVIZHENIE» (Роман Исмагилов) хореография коллективлары, Балалар сәнгать йорты вокалистлары (җитәкчеләре Наталья Муринова, Эльвира Нагуманова), №11 «Шатлык» балалар бакчасы (җитәкчесе Гөлназ Гыйбадуллина), №4 «Гномик» балалар бакчасы (җитәкчесе Рәмилә Миңнулина); конфернас номинациясендә безнең районны 3 нче урта мәктәп укучысы Адель Самерханов тәкъдим итте (җитәкчесе Дамир Самерханов).
Зона туры җиңүчеләре: 4 нче балалар бакчасындә тәрбияләнүче Латыйфа Сәлимова, беренче кече төркемдә "Вокал-соло" номинациясендә - 1 нче урында, урта төркемдә "Вокал-соло" номинациясендә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары - Данила Новиков (II дәрәҗә дипломант), Софья Лебедева (III дәрәҗә дипломант), "Хореография" номинациясендә урта төркемдә DanceStudio «PRODVIZHENIE» II дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.
Алар барысы да Республикабыз башкаласында узачак суперфиналда катнашачак. Катнашучыларны җиңү белән котлыйбыз, уңышлар телибез!
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-zvezdochki-pokoryayut-respubliku