25.12.2018 елдагы "Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы №480-ФЗ Федераль законы һәм "Су белән тәэмин итү һәм су үткәрү турында"гы Федераль законның 35 маддәсе 26.08.2008 елдагы №294-ФЗ Федераль законының яңа 26.2 маддәсе белән тулыландырылган. Аларда кече эшмәкәрлек субъектларына карата дәүләт контроле һәм муниципаль контроль башкарганда, 2019-2020 елларда планлы тикшерүләрне оештыру һәм уздыру үзенчәлекләре билгеләнгән.
Әйтик, 2019 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 31 декабренә кадәр кече эшмәкәрлек субъектларына кертелгән юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә карата планлы тикшерүләр уздырылмый.
"Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы 26.08.2008 елдагы №294-ФЗ Федераль законының 26.2 маддәсенең таләпләрен бозу белән планлы тикшерү уздыру нәтиҗәләрнең гамәлдә булмавына китерүче дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турындагы законнарның таләпләрен тупас бозуга кертелә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата.