Дәүләт Думасы пенсияләрне яшәү минимумыннан югары индексацияләүгә юнәлтелгән "Дәүләт социаль ярдәме турында" гы Законга төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектына аңлатма бирде.
"Дәүләт Думасы Россия Президентының агымдагы елның 20 февралендә бәян ителгән Федераль Җыенга Юлламасын законлы тормышка ашыруны тәэмин итү буенча эш башлады. Иң беренчеләрдән булып пенсия индексацияләнгәннән соң яшәү минимумы керемнәреннән артып киткән пенсионерларга карата гаделсезлекне бетерүгә юнәлтелгән мөһим закон проекты каралды. Кабаттан исәпләү 2019 елның 1 гыйнварыннан башкарылачак. Иң мөһиме, мондый кабаттан исәпләү өчен нинди дә булса гариза тапшыру таләп ителми - түләүләр автомат рәвештә башкарылачак. Проектны башкаруга 2019 ел бюджетында 19 млрд сумга якын акча каралган. 2020 ел бюджетында - 20 млрд сумга якын. Яшәү минимумыннан югары пенсияләрне индексацияләү турында кабул ителгән закон 4 млн нан артык кешегә кагылачак".