Әлфия Когогина ТР Президенты каршында эшмәкәрлек буенча киңәйтелгән Совет утырышында катнашты

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрлек буенча Советның киңәйтелгән утырышы узды.

Үзмәшгуль эшмәкәрләрнең үсеше өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыруга багышланган утырыш дискуссия форматында узды.

.Чарада Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнашты.

Үзмәшгульлек режимын кертү буенча пилот проекты Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән, Татарстан Республикасында 2019 ел башыннан кертелде. Шушы вакыт эчендә республикада 4 меңгә якын үзмәшгуль теркәлде. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов катнашындагы дискуссиягә үзмәшгуль эшмәкәрләр, салым, банк, дәүләт структуралары вәкилләре чакырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International