ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

14 сентябрьдә Менделеевск районында Татарстан  гаиләләре Фестивале узды. Быел да инде 15 нче тапкыр конкурс һәм фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы ярдәме белән, министрлыклар, ведомстволар, Республиканың муниципаль районнары ярдәмендә уздырыла. Җәмгыфять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен өлге булган Татарстанның 33 районыннан һәм шәһәреннән 47 гаилә кунакларны гаилә бәйрәменә дәште.

 

Район комбайнерлары арасындагы ярышта "Калморза" хуҗалыгыннан Зиннур Гыйльфанов кырларда хезмәт куючы 76 игенче арасында өченче урында бара.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

"Театрны үз кулларыбыз белән ясыйбыз" театр постановкалары атрибутларын әзерләү буенча программаны гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән дәрес

- Бөртеклеләрдән 170 мең тонна уңыш җыелды. Бер гектардан уртача уңыш 40 центнерга якын тәшкил итә. Хәзер бар игътибар рапс, көнбагыш кебек техник культуралар уңышын югалтуларсыз җыюга юнәлтелгән, - диде район башлыгы Айдар Сәлахов район һәм шәһәр җитәкчеләре белән узган бүгенге утырышта. .

Имин булмаган метеорологик күренешләр: 17 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 18 метрга кадәр тизлек белән көчле җил булуы көтелә.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы искәрткәнчә, 2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк.

Минзәләнең Никольский кафедраль соборы каршындагы Якшәмбе мәктәбендә яңа уку елы башланды.

Район җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Айдар Салахов "Авыл яшьләре" район җыелма командасы җитәкчесе Фаяз Хизбуллинга механизаторлар арасындагы ярышларда беренче урын алган өчен Кубок бүләк итте.

 


14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International