Минзәлә районында бөртеклеләр уңышы сөендерә

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

- Бөртеклеләрдән 170 мең тонна уңыш җыелды. Бер гектардан уртача уңыш 40 центнерга якын тәшкил итә. Хәзер бар игътибар рапс, көнбагыш кебек техник культуралар уңышын югалтуларсыз җыюга юнәлтелгән, - диде район башлыгы Айдар Сәлахов район һәм шәһәр җитәкчеләре белән узган бүгенге утырышта. .

Районның гектар уңышы буенча беренче бишлектә булуы сөендерә.

-Игенчеләребезнең, аеруча яшьләрнең зур тырышлыгы бәрабәренә уңышның шундый югары күрсәткеченә ирешелде. Соңгы 5 елда кулланылган технологияләр, техник паркны яңарту, инвестицияләр - болар гектар уңышын күтәрү һәм мул уңыш алу мөмкинлеге биргән мөһим чаралар, - диде ул.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенәнә алынган оператив мәгълүматлар буенча, игеннәр 45 670 гектарда җыеп алынган. Складларга кайтарылган ашлык күләме 170 мең тоннадан артты.

Көзге бодай уңышы район буенча гектардан 45,5 ц, көзге арыш - 36,5 ц, арпа - 36,3 ц, солы - 35,6 ц, язгы бодай - 36,4 ц, борчак - 24,8 ц, карабодай - 12 ц. Бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 37,3 центнер тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International