Аделаида Павловна 1932 елның 15 маенда Волгоград өлкәсе Дзержинский исемендәге бистәдә туган.
1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтында (КДПИ) «Физик тәрбия» белгечлеге буенча укыган. Институтны тәмамлагач, 1954 елда кияүгә чыккан. 1964-1984 елларда Лениногорск Нефть техникумында физик культура укытучысы булып эшләгән.
Аделаида Павловнаның күп санлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бар, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән бергә 2 ул үстергәннәр. Әбинең 3 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Аделаида Павловна!
Туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Без Сезнең буын — Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән каһарманнар һәм җиңүчеләр буыны белән чиксез горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнар һәм якыннарның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.