Минзәләдә «Яшүсмер-2026» профилактик операциясенә старт бирелде

2026 елның 15 мае, җомга

«Ялкын» яшьләр үзәге базасында ел саен үткәрелә торган «Яшүсмер-2026» ведомствоара профилактик операциясенең башлануына багышланган яшүсмерләр эшләре һәм аларның хокукларын саклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте.

Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева рәислек итте.

Комиссия эшендә район прокуроры Риназ Калаков, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Минзәлә районында җәмәгать ярдәмчесе Дина Елизарова, белем бирү учреждениеләре, социаль хезмәтләр һәм профилактика органнары вәкилләре катнашты.

Очрашуның төп темаларыннан берсе- җәйге ял вакытында балаларның һәм яшүсмерләрнең ял итүе, эш белән шөгыльләнүе һәм куркынычсызлыгы булды.

Яшүсмерләрнең җәйге вакытта эшкә урнаштырылу мөмкинлекләре турында Минзәлә районында Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Светлана Бахмина сөйләде. Ул яшүсмерләрне эшкә урнаштыру тәртибен, яшүсмерләр өчен хезмәт законнары үзенчәлекләрен, эш вакытының озынлыгын һәм матди ярдәм чараларын аңлатты.

Утырышта катнашучылар  су объектларында балалар куркынычсызлыгы, җәйге вакытта бәхетсезлек очракларын профилактикалау һәм булдырмау мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. Хәвефле вакыйгаларның төп сәбәпләренең берсе булып яраклаштырылмаган урыннарда йөзү һәм өлкәннәр ягыннан күзәтүнең булмавы билгеләп үтелде.

Комиссия әти-әниләрдән балалар куркынычсызлыгына күбрәк игътибар бирергә, аларның урнашу урыннарын контрольдә тотарга һәм суда, юлда һәм иҗтимагый урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында истә тотарга чакырды.

Утырышта катнашучылар, гомуми тәртип, өлкәннәр җаваплылыгы һәм барлык хезмәтләрнең берләштерелгән эше балаларның җәйге вакытта куркынычсыз һәм уңайлы ял итүләре өчен төп шартлар икәнен ассызыкладылар.

Тулырак: http://menzela.ru/news/obshchestvo/v-menzelinske-dan-start-profilakticeskoi-operacii-podrostok-2026

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International