ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көнгә Росреестрның www.rosreestr.ru Дәүләт хезмәтләре порталында (алга таба - Портал) түбәндәге төр гаризалар һәм запрослар бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган:

 

2019 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасында «уникаль су объектларын саклау» проектын һәм «Чиста яр»республика акциясен тормышка ашыру кысаларында йомгаклау акциясе узды.

Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет утырышнда депутатлар җәмәгать туклануы оешмаларында алкогольне ваклап сатуның өстәмә шартларын билгеләүче закон проектын беренче укылышта карадылар һәм тәкъдим иттеләр.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Куркыныч метеорологик күренешләр: 19 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә, башлыча көньяк һәм көнбатыш районнарда урыны белән яшен, көчле яңгырлар, боз явуы, секундына 15-20 метр, урыны белән 22-27 метрга көчәючән көчле җил булуы көтелә.

 

16 сентябрьдә "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" конкурсының муниципаль этабы узды.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскарту, шулай ук барлык хезмәтләрне онлайнга күчерү буенча дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеге бирүче инициатива беренче укылышны узды.

Иреклелек (волонтерлык) үсешен стимуллаштыру һәм популярлаштыру, ел саен уздырыла торган "Россия иреклесе" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасыннан иреклеләр (волонтерлык) тапшыра торган проектларның сыйфатын арттыру, шулай ук иреклеләр (волонтерлык) берләшмәсенең иң яхшы вәкилләрен ачыклау максатларында, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан "Татарстан иреклесе-2019" Республика конкурсы игълан ителде.

 

Агымдагы елның 21 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә фин-уйгыр халык иҗатының "Без - бер нәсел ботаклары" традицион фестивале узачак.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

17 һәм 18 сентябрьдә  Татарстанның  Тукай  районында Авыл  хуҗалыгы   кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  белгечләре   районның   шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары  белән  очрашулар  уздыра.  

 

 

2019 елның 21 сентябрендә "Татнефть-Арена" спорт Боз сарае мәйданчыгында Skaz.ka. Халыкара фестивале узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International