Шторм кисәтүе!!!

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Куркыныч метеорологик күренешләр: 19 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә, башлыча көньяк һәм көнбатыш районнарда урыны белән яшен, көчле яңгырлар, боз явуы, секундына 15-20 метр, урыны белән 22-27 метрга көчәючән көчле җил булуы көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы.

Вакыты белән аз гына яңгыр.

Секундына 6-11 метр тизлектә көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка көчәючән җил, урыны белән көчле - 15 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +4..+6º.

Көндез максималь һава температурасы +12..+14º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы.

Аз гына талгын яңгыр;  көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән яшен. көчле яңгырлар, боз явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка үзгәрүчән - 6-11, урыны белән кискен - 15 м/с га кадәр,  урыны белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда 15-20, көчәючән - 22-27 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +3..+8º.

Көндез максималь һава температурасы +10..+15º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International