Фин-уйгыр халык иҗатының "Без - бер нәсел ботаклары" фестивале

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 21 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә фин-уйгыр халык иҗатының "Без - бер нәсел ботаклары" традицион фестивале узачак.

Чараны оештыручылар: "Яр Чаллы шәһәре удмуртларының милли мәдәни автономиясе", "ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы, "ДДН "Родник" МАУК, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты.

Фестиваль Татарстан Республикасында яшәүче фин-уйгыр халыкларының үзара аралашу һәм берләшү мәйданчыгы булу, шулай ук милли мәдәният, тел, гореф-гадәтләрне саклаучы фольклор мирасны саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү өчен уздырыла.

Фестиваль программасы пилмән фестивален уздыруны үз эченә алган. Ул дөнҗя һәм Россия халыкларының милли кухнясында киң урын алучы пилмән тибындагы ризыкларга багышланачак.

Фестиваль Яр Чаллының "Азатлык" мәйданында узачак. Аның кысаларында пилмән тибындагы ризыклар ярминкәсе, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен сату, шулай ук пилмән ризыкларын әзерләү һәм аларга ярымфабрикатлар сату оештырылачак.

Фестивальдә катнашырга сату ярминкәсендә катнашу өчен пилмән ярымфабрикатлар җитештерүдә махсуслашкан предприятие вәкилләре чакырыла.

Сезне фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар арасында көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International