Росреестрның Дәүләт хезмәтләре порталында яңалыклар

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көнгә Росреестрның www.rosreestr.ru Дәүләт хезмәтләре порталында (алга таба - Портал) түбәндәге төр гаризалар һәм запрослар бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган:
 Күчемсез милекнең бердәм дәүләт порталыннан мәгълүматлар сорату - күчемсез милек объектына төп тасвирламалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтә рәвешендә;
  Күчемсез милекнең бердәм дәүләт порталыннан мәгълүматлар сорату - күчемсез милек обектының кадастр бәясе турында өземтә рәвешендә;
  Күчемсез милекнең бердәм дәүләт порталыннан мәгълүматлар сорату - аерым затның үзендә булган күчемсез милек объектларына булган хокуклар турында өземтә рәвешендә, һ.б.лар.
Әлеге хезмәтләр "Дәүләт хезмәтләре" - "Электрон хезмәтләр һәм сервислар" бүлегендә урнаштырылган.

Күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре бәясен 8 (800) 100-34-34 телефоны аша белергә була.

Порталда түбәндәге хезмәтләр дә бар:

1. Ачык кадастр картасы (http:// pkk5.rosreestr.ru).
2. online режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмәле мәгълүмат
(https://rosreestr.ru/wps/portal/online_request).
3. Запросның (гариза) үтәлешен тикшерү
(https://rosreestr.ru/wps/portal/cc_check_request_status).
4. Электрон документны тикшерү
(https://rosreestr.ru/wps/portal/cc_vizualisation). 
Шулай ук тагын шуңа игътибар итегез, бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча "Росреестр ФКП" ФДБУ филиалы түбәндәге хезмәтләрне тәкъдим итә:

- "Росреестр ФКП" ФДБУ үзәгендә электрон цифрлы имза алу;
- күчемсез милек объектларының кадастр учеты белән бәйле лекцияләр һәм семинарлар уздыру;
-  гади язмача формада килешү проектларын әзерләү буенча хезмәтләр күрсәтү;
-  гади язмача формада килешү төзү өен документлар пакеты составы буенча консультацияләр бирү һ.б.лар.

Тулырак мәгълүмат белән
kadastr   .  tatarstan   .  ru  сайтында , шулай ук телефоннар аша танышырга була:
Юридик хезмәтләр: +7 (843) 514-90-77 өстәмә номер 2207, 2552;
Консультация хезмәтләре, шулай ук  лекцияләр,  семинарлар:+7  (843)  514-90-77
өстәмә номер 2328;
Гаризаларны урында кабул итү: +7 (843) 514-90-77 өстәмә номер 2888, 2328.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International