Әлфия Когогина: Бердәм ресурс булдыру барышында гражданнарның персональ мәгълүматлары иминлеген тәэмин итү мөһим

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскарту, шулай ук барлык хезмәтләрне онлайнга күчерү буенча дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеге бирүче инициатива беренче укылышны узды.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде: "Халык турында мәгълүматларның бердәм реестрын булдыру бер яктан караганда, документларны торгызуны, ведомстволар арасында мәгълүматлар белән алышынуны җиңеләйтә, икенче яктан - гражданнарның персональ мәгълүматлары иминлеген тәэмин итү безнең өчен гадәттән тыш мөһим".

Закон проекты гражданинның И.Ф.Ат.ис., аның туган датасы һәм урыны, гражданлыгы, СНИЛС, ИНН һәм гаилә хәлен эченә алган федераль мәгълүмати ресурсны булдыруны күздә тота.

Ресурс ЭЭМ, Саклану министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, дәүләти бюджеттан тыш фондлар, шулай ук Федераль салым хезмәте (ФСХ) мәгълүматлары нигезендә булдырылачак. ФСХ  бу ресурсны алып барачак һәм барлык булган мәгълүматларның сакланышын тәэмин итәчәк.

 

Закон кабул ителгән очракта, ул 2022 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Кайбер нормалар 2024 елның 1 гыйнварыннан һәм 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

31 декабрьгә кадәр күчү чоры да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International