Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет утырышнда депутатлар җәмәгать туклануы оешмаларында алкогольне ваклап сатуның өстәмә шартларын билгеләүче закон проектын беренче укылышта карадылар һәм тәкъдим иттеләр.
Дәүләт Думасы депутаты, Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде: "Шәхси кабул итү барышында, гражданнар белән очрашуларда миңа еш кына күпфатирлы йортларда урнаштырылган "наливайка"га дәгъва белдерәләр. Мәсьәлә кискен тора һәм күп кенә төбәкләргә кагыла.
Бүгенге утырышта без закон проекты концепциясен хупларга, икенче укылышка төбәкләрдән төзәтмәләр җыярга карар кылдык".
Депутат инициативасында сүз торак йортларның беренче катларында яисә алар янәшәсендәге территорияләрдә ачылган һәм алкогольле эчемлекләр сатучы кафелар эшчәнлеген үзләренә көйләү хокукын бирү турында бара..Закон кабул ителгән очракта, субъектлар әлеге кафеларның минималь рөхсәт ителгән мәйданын, аларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгели, шулай ук бу нокталарны яба да алалар.