Имин булмаган метеорологик күренешләр: 15 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә (Казанда да) көнбатыштан секундына 17 метр тизлеккә көчәючән җил булуы көтелә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Яңгыр. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12, урыны белән көчәючән 17 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +8..+10°. Көндез максималь һава температурасы +16..+18°.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Күпчелек районнарда яңгыр. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12, урыны белән көчәючән 17 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +6..+11°. Көндез максималь һава температурасы +13..+18°.