Никольский кафедраль соборы каршындагы Якшәмбе мәктәбендә яңа уку елы башланды.
Район мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортларында яңа уку елы башланырга да өлгермәде, 30 дан артык яшь минзәләле - 6-16 яшьлек малайлар һәм кызлар бүген тагын бер тапкыр яңа уку елы башлануын билгеләп үттеләр.
Бу юлы да балалар каршында (инде уникенче ел рәттән) собор каршындагы якшәмбе мәктәбе үз ишекләрен ачты. Озак җәйге каникуллардан соң (яисә бирегә беренче тапкыр килеп) балалар зур шатлык һәм теләк белән яңа белемнәр алырга керештеләр.
Әлбәттә, бүген аларның беренче кереш дәресләре генә булды. Педагог светлана Ковалева балаларны якшәмбе мәктәбендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, аларга нәрсә өйрәнәчәкләре турында сөйләде, уенлы дәресләр уздырды.
Аннары балалар соборга узды, анда иерей Роман Храмутичев балаларны яэа уку елы белән котлады, аларга сувенирлар - кечкенә иконалар бүләк итте. Аннары балалар аш бүлмәсенә уздылар, бәйрәм табыны артында сыйландылар.
Якшәмбе мәктәбендә уку елының 15 сентябрьдә башлануы очраклы түгел. Чөнки кичә, 14 сентябрьдә чиркәү календаре буенча Яңа ел билгеләп үтелде.