"Авыл яшьләре"ндә Минзәлә районы командасы уңышлары югары бәяләнде

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Район җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Айдар Салахов "Авыл яшьләре" район җыелма командасы җитәкчесе Фаяз Хизбуллинга механизаторлар арасындагы ярышларда беренче урын алган өчен Кубок бүләк итте.

Алдан хәбәр ителгәнчә,  Алина Гильманова һәм Руслан Биктагиров  "Авыл яшьләре"ндә механизаторлар арасында беренче булды. Шахматчылар, бадминтон уйнаучылар, җиңел атлетика командасы лаеклы чыгыш ясадылар. Волейболчылар да өр-яңа составта беренче тапкыр зур ярышларда катнашып, яхшы уен күрсәттеләр. Фаяз Хизбуллин сүзләренчә, "Органик-Групп-Чулман" сыер савучылары Валентина Хаертдинова һәм Нина Зайнуллинаны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Алар призлы урын алмасалар да, барлык җыелган 442 очконың 82 сен район җыелма командасына китерделәр.  Эльвира Ишембаева, Ришат Камалов пьедесталга күтәрелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International