14 сентябрьдә Менделеевск районында Татарстан гаиләләре Фестивале узды. Быел да инде 15 нче тапкыр конкурс һәм фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы ярдәме белән, министрлыклар, ведомстволар, Республиканың муниципаль районнары ярдәмендә уздырыла. Җәмгыфять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен өлге булган Татарстанның 33 районыннан һәм шәһәреннән 47 гаилә кунакларны гаилә бәйрәменә дәште.
Минзәлә муниципаль районыннан Нуриевлар һәм Сәлимовлар гаиләләре Фестивальдә катнашты, алар конкурска берничә ай актив әзерләнделәр.
Нуриевлар гаиләсен "Милли табын" номинациясендә "Гаилә кухнясы үзенчәлеге" кулинар конкурсы җиңүчесе дипломы белән бүләкләделәр.
Калтак авылыннан авыл мәдәният йорты һәм "Мари Кас" ансамбле белән килгән Сәлимовлар гаиләсен "Гаилә бәхете серләре" номинациясендә бүләкләделәр.
24-25 сентябрьдә нинди гаиләләрнең Казанга фестиваль финалына узачагы билгеле булачак.