ТР Министрлар Кабинетының 13.07.2019 № 574 Карары белән цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү буенча телевизион антенна һәм цифрлы телевизион приставка сатып алуга чыгымнарга компенсация каралган.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте ана (гаилә) капиталына ия булучыларны кисәтә: Ана капиталын акчага әйләндерергә маташулар күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин, хәтта җинаять җаваплылыгына да.
25-26 октябрьдә Казанда "АК барс" көрәш сараенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлап, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына көрәш буенча Татарстан Республикасының ХХIV чемпионаты ярышлары узды.
2019 елның 28 октябрендә "Массажист"программасы буенча һөнәри укытуны уңышлы тәмамлаган пенсия алды яшендәге гражданнарга дипломнар тапшыру тантанасы булды.
28 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы булды.
Хөрмәтле гариза бирүчеләр!
Сезгә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең структур подразделениеләре начальникларының гражданнарны кабул итү графигына үзгәрешләр кертелүе хакында хәбәр итәбез.
Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәт коллективы өчен Минзәлә муниципаль районы буенча салым түләүчеләр белән эш бүлеге начальнигы урынбасары Е.И.Акчурина белән очрашу оештырылды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Абдуллина Илзирә Фадаел кызы Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Массажист» программасы буенча укыды. Ул массажист һөнәренең теоретик һәм практик күнекмәләрен үзләштерде. Укуларны Яр Чаллы шәһәренең «Партнер» укыту-эшлекле үзәге үткәрде.
31 октябрьдә гаиләдә, көнкүрештә көч куллану, көнкүрештә конфликтларны булдырмау мәсьәләләре буенча "Хатын-кыз игътибары" телефон кайнар элемтәсе ачылачак.
Бүген төбәк операторы зонасында - шәһәр округы - Яр Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнары.