ТР Министрлар Кабинетының 13.07.2019 № 574 Карары белән цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү буенча телевизион антенна һәм цифрлы телевизион приставка сатып алуга чыгымнарга компенсация каралган.
Компенсация телевизион антенна һәм цифрлы телевизион приставканың чынлыктагы бәясе күләмендә, ләкин һәр төр җиһаз өчен 1000 сумнан артык була алмый.
Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән соңармыйча яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсенә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
-компенсация билгеләү турында гариза биргән ай алдыннан өч айга хуҗалыкның һәр әгъзасының керемнәрен раслаучы документлар;
- цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү буенча телевизион антенна һәм цифрлы телевизион приставка сатып алуны раслаучы документ.
28 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, әлеге җиһазларны урнаштыруга бер тапкыр бирелә торган компенсация билгеләү өчен 100 гражданин мөрәҗәгать иткән.