Гаиләдә, көнкүрештә көч куллану, көнкүрештә конфликтларны булдырмау мәсьәләләре буенча "Хатын-кыз игътибары" телефон кайнар элемтәсе.

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

31 октябрьдә гаиләдә, көнкүрештә көч куллану, көнкүрештә конфликтларны булдырмау мәсьәләләре буенча "Хатын-кыз игътибары" телефон кайнар элемтәсе ачылачак. Ата-аналар балаларны карап тоту һәм тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән очракларда, гаилә әгъзаларының сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаган хәлләр турында хәбәр итәргә була.

 

"Кайнар элемтә" телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.

Консультация вакыты:  09.00 - 17.00 сәгатьләрдә.

Гражданнарга ТР Дәүләт Советының «Мэрхэмэт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты әгъзалары, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре консультация бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International