ПФР: ана капиталын акчага әйләндерергә маташулар күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин.

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте ана (гаилә) капиталына ия булучыларны кисәтә: Ана капиталын акчага әйләндерергә маташулар күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин, хәтта җинаять җаваплылыгына да.

Дәүләт ярдәменең әлеге төре кеше хисабына баерга теләүче гражданнарның игътибар үзәгендә. "Ана капиталын акчага әйләндерәбез", "Ана капиталы акчаларын алырга ярдәм итәбез" - шундый игъланнар подъездларда, җәмәгать транспорты тукталышларында еш очрый.

Янәсе мошенниклар ана капиталын акчага әйләндерү өчен юридик ярдәм тәкъдим итә. шул ук вакытта беркатлы гражданнар мондый операцияләрнең законсыз булуы турында уйлап та карамый.

  Мондый махинацияләргә ризалашып, иң яхшы очракта сертификат хуҗалары акчаларның бер өлешен югалтырга мөмкин, ә иң яманы - дәүләт ярдәменең бу төренә бөтенләй хокуксыз калырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, сертификат хуҗасы җинаяттә катнашучы була, бу инде тикшерү органнары ягыннан тикшерүгә нигез була дигән сүз.

Тагын бер кат игътибарыгызны юнәлтәбез: ана капиталын "акчага әйләндерү" дигән законлы ысул юк.

2007 елдан программа гамәлдә булган чор эчендә ана (гаилә0 капиталына сертификатларны 2095 минзәләле алды, шуларның 61 е - 2019 елда. Капиталдан файдаланучылар саны - 2045.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International