Гражданнарны кабул итү графигына үзгәрешләр кертелде

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле гариза бирүчеләр!

Сезгә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең структур подразделениеләре начальникларының гражданнарны кабул итү графигына үзгәрешләр кертелүе хакында хәбәр итәбез.

Хәзер 7 нче подъездда (Казан, Авангард ур., 74) сишәмбе көннәрендә 8-12 сәгатьләрдә арест салу һәм алу мәсьәләләре, шулай ук юридик затларның күчемсез милкенә өлешле катнашу килешүләренә һәм дәүләт теркәве уздыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирелә.

 Болардан тыш, шул ук подъездда күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү алдыннан әзерләү мәсьәләләрендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукый грамоталылыгын күтәрү максатыннан, бизнес-берләшмә вәкилләре өчен консультацияләр өчен махсус тәрәзә эшли.

Тәүлек әйләнәсе шалтырату өчен телефон:  8(800)100-34-34.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International