Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәт коллективы өчен Минзәлә муниципаль районы буенча салым түләүчеләр белән эш бүлеге начальнигы урынбасары Е.И.Акчурина белән очрашу оештырылды.
Очрашуда Минзәлә районының социаль яклау бүлеге начальнигы Т.А.Мясникова һәм хезмәт коллективының күп өлеше катнашты.
Екатерина Акчурина катнашучыларга 2 декабрьдән соңармыйча түләнергә тиешле милек салымын түләү хокуклары һәм бурычлары, яңа федераль ташламалар, салымнарның үзләрен исәпләүдәге үзгәрешләр турында сөйләде.