2019 елның 28 октябрендә "Массажист"программасы буенча һөнәри укытуны уңышлы тәмамлаган пенсия алды яшендәге гражданнарга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Гражданнарны укыту «Партнер "Яр Чаллы шәһәр укыту-эшлекле үзәге" коммерцияле булмаган партнерлык белән төзелгән контракт нигезендә оештырылды. Уку 5.08.2019 елдан 10 октябрьгә кадәр, 260 академик сәгать тәшкил иткән уку вакытында, пенсия алды яшендәге гражданнар «Массажист»һөнәренең теоретик һәм практик күнекмәләрен үзләштерделәр. Пенсия яшендәге ун граждан яңа һөнәр алу турында таныклык алды.