Июль аенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан "Иң яхшы комбайнчы-2019" республика конкурсы игълан ителгән иде. Ул ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру. уңышны оператив һәм сыйфатлы уздыру, шулай ук Татарстан Республикасының агросәнәгат комплексында урып-җыю техникасы паркыннан нәтиҗәле файдалану максатыннан уздырыла.
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне.
Казан дәүләт аграр университетының 5 иң яхшы студентына һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 5 иң яхшы студентына беренче тапкыр Росселҗзобанкның исемле стипендияләрен тантаналы төстә тапшырдылар. Алар ел буе 10 ар мең сум стипендия алачаклар.
Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында, "бердәм тәрәзә" форматы аша финанс һәм финанс булмаган чараларга бизнес керә алуны гадиләштерү өчен ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан Россия өчен уникаль инструмент эшкәртелгән.
Бүген, 26 ноябрьдә, "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен "Әйберләр җанлана..." музей дәресе уздырылды.
"Демография" илкүләм проекты кысаларында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә 65 яшьтән өлкән пенсионерларны тикшерү уздыру өчен медицина учреждениеләренә китерү буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларына, шул исәптән, җир кишәрлекләренә, торак һәм торак булмаган биналарга салынган арест/тыюларның сизелерлек артуын билгеләп үтә.
Медиакиңлектә балаларның мәгълүмати кукрынычсызлыгы профилактикасы буенча "Интернет челтәре тоткынлыгыннан башка" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина "Әйләнә-тирә мохит һәм Мин" дәресе уздырды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуңа игътибарны юнәлтә: җитештерүгә интенсив технологияләр кертү һәм яхшыртылган күрсәткечле авыл хуҗалыгы культуралары сортларын иңдерү белән тагын да югары уңышка ирешү мөмкинлеге туды.
Әниләр көне - барлык аналар һәм якын араларда әни булырга җыенучылар хөрмәтенә билгеләп үтелә торган бәйрәм.