"Әйләнә-тирә мохит һәм мин"

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Медиакиңлектә балаларның мәгълүмати кукрынычсызлыгы профилактикасы буенча "Интернет челтәре тоткынлыгыннан башка" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина "Әйләнә-тирә мохит һәм Мин" дәресе уздырды. 

Чарада үсмерләргә төрле медиаресурсларда бирелгән мәгълүматларның дөреслеген һәм сыйфатын бәяләү мөмкинлеген формалаштыруга юнәлтелгән күнегүләр кулланылды.

Чара ахырында үсмерләр "Компьютер" уенында актив катнаштылар.

 

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International