Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Әниләр көне - барлык аналар һәм якын араларда әни булырга җыенучылар хөрмәтенә билгеләп үтелә торган бәйрәм.

Сер түгел, хатын-кыз бала көткәндә үзен хатын-кыз итеп тоя, бу чорда ул аеруча гүзәл.

Ә әни булгач, хатын-кыз үзендә иң яхшы сыйфатларын ача: игелеклелек, ярату, кайгырту, түземлелек һәм үз-үзеңне аямау.

22 ноябрьдә Минзәлә муниципаль районында халыкка социалҗ ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина Халыкара Әниләр көненә багышланган "Иң яраткан" дип аталган чара уздырды.

Әни булырга җыенучылар зур кызыксыну белән үзләренә бүләк - "Бәхет чәчәкләре" ясадылар.

Чара ахырында Марина Гатина булчак әниләргә сәламәтлек, балалары өчен шатлануларын, гаилә җылысы һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International