Татарстан Росреестры: күчемсез милек объектларына салынган арестлар саны сизелерлек артты

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларына, шул исәптән, җир кишәрлекләренә, торак һәм торак булмаган биналарга салынган арест/тыюларның сизелерлек артуын билгеләп үтә.

  Әгәр 2018 елның 10 ае эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан 38498 арест/тыюлар теркәлгән булса, агымдагы елның шушы чорына - 68219 !

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе шуңа игътибарны юнәлтә: арест яисә тыю турында язма ЕГРНга суд приставлары, суд һәм салым органнары хезмәтләреннән ведомствога кергән документлар нигезендә кертелә.

Арест/тыю теркәлү узганнан соң хокукка ия булучыга 5 эш көне дәвамында хәбәр язуы язмача җибәрелә.

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International