ТР Минзәлә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында иң яхшы 500 комбайнчыны билгеләделәр

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Июль аенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан "Иң яхшы комбайнчы-2019" республика конкурсы игълан ителгән иде. Ул ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру. уңышны оператив һәм сыйфатлы уздыру, шулай ук Татарстан Республикасының агросәнәгат комплексында урып-җыю техникасы паркыннан нәтиҗәле файдалану максатыннан уздырыла.

Конкурста барлыгы 1464 агросәнәгать комплексы хезмәткәре катнашты, шул исәптән, бөртеклеләрне суктырган 1307 комбайнчы һәм ашлык культураларын чабуда катнашкан 147 механизатор катнашты. 500 белгеч конкурста җиңде.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен мониторинг алып барылды.

Урып-җыюда катнашучылар өчен мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында басылды һәм урып-җыю капаниясе барышында яңартып торылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International