Казан дәүләт аграр университетының 5 иң яхшы студентына һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 5 иң яхшы студентына беренче тапкыр Росселҗзобанкның исемле стипендияләрен тантаналы төстә тапшырдылар. Алар ел буе 10 ар мең сум стипендия алачаклар.
Россельхозбанкның хосусый стипендия программасы РФ Авыл хуҗалыгы министрылыгына караган югары уку йортларына, шул исәптән, Казан дәүләт аграр университетына һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә бирелә.
12 ай буе исемле стипендия алуга югары өлгерешле һәм фәнни эш алып баручы 300 студент дәгъва итә ала.
Олимпиадаларда катнашучыларга да өстенлек бирелә..