Төбәктә яшәүче өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, ерак авылларда яшәүче өлкән буын гражданнарның актив озын гомерлелек чорын озынайту максатларында, "Демография" илкүләм проекты кысаларында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелегендә Тр Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә 65 яшьтән өлкән пенсионерларны тикшерү уздыру өчен медицина учреждениеләренә китерү буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Хастаханәгә мөстәкыйлҗ рәвештә бара алмаган, сәламәтлекләре начар булган өлкәннәр моңа бик мохтаҗ иде. 26 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча. медицина учреждениеләренә 940 кеше китерелде.