ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 22 гыйнварда, Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Садыйкова Мөнҗия Гариф кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

 

22 гыйнвар көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан үткәрелгән чаралар кысасында, “Умырзая” мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен “Сестренки” исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Имин булмаган метеорологик күренешләр: 23 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасында һәм Казанда юлларда көчле бозлавык саклана.

 

Ыгы-зыгы вакытында еш кына без товарны уйламыйчарак, ашыгып сатып алабыз.

Илкүләм проектларны тормышка ашыру барышы турында район халкына мәгълүмат бирү өчен районның рәсми сайтында  демография, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәсендә илкүләм проектлар кысаларында районда торгызылган объектлар турында мәгълүмат урнаштырылган.

 

2020 елның 20-22 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең Дербышки поселогында "Дуслык" ООКда 6-11 сыйныф укучылары арасында математика фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасы узды.

 

Кафега чакырылу - көн саен бу дөньяның ничек төзелүе белән кызыксынучы балалар өчен моннан да кызыграк нәрсә бар?

 

15-18 гыйнвар көннәрендә  Казанда 6-11 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасы узды.

 

Дәүләт Думасы ана капиталын бакча кишәрлегендә йорт төзүгә файдалану турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

 

ТАССРның оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында Балалар китапханәсе китапханәчеләре 21 гынйварда "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен "Табигать турында ярату белән..." танып белү программасын уздырдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International