Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Имин булмаган метеорологик күренешләр: 23 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасында һәм Казанда юлларда көчле бозлавык саклана.

22 гыйнварда 18 сәгатьтән 23 гынйварда 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Вакыты белән аз гына кар. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән кискен 13 м/с. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -4..-6˚, көндез максималь һава
температурасы -2..-4˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Аязучан болытлы. Вакыты белән аз гына кар. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән кискен 14 м/с.
төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -3..-7˚, көндез максималь һава температурасы -2..-4˚. юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International