Бүген, 22 гыйнварда, Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Садыйкова Мөнҗия Гариф кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилейлы туган көн белән котларга Минзәлә районында социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Александровна Мясникова килгән иде. Татьяна Александровна Мөнҗия Гариф кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның персональ котлавын, район башлыгы Айдар Салаховның истәлекле бүләкләрен тапшырды, юбилярга сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләде.
Мөнҗия Гариф кызы Минзәлә районының Җәмәк авылында туган. 10 яшеннән туган колхозында эшли башлаган.
Кияүгә чыкканнан соң гаилә Минзәләгә күченә. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Лаеклы ялга чыкканчы МППда сакчы булып эшли. Бүген ул 7 оныгы һәм 5 оныкчыгы янәшәсендә гомер итә.