Мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнвар көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан үткәрелгән чаралар кысасында, “Умырзая” мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен “Сестренки” исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Үсеп килүче буын өчен әлеге фильм   игелеклелек үрнәге булып тора: гади халык тормышы  турында уйларга мәҗбүр итә,  дөньяда тынычлыкны сакларга  һәм бернигә дә карамастан, якты киләчәккә омтылырга өнди. Кинотеатрда  15 бала булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International