Әлфия Когогина: Балалы гаиләләр ана капиталын бакча кишәрлегендә йорт төзүгә сарыф итә алалар.

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Дәүләт Думасы ана капиталын бакча кишәрлегендә йорт төзүгә файдалану турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

«2019 елның 1 гыйнварыннан торак йортны шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән кишәрлектә генә түгел, бакча кишәрлегендә дә төзү мөмкинлеге турында закон гамәлгә керде. Каралган закон проекты кабул ителү белән, балалы гаиләләр дәүләт биргән акчаларны бакча кишәрлегендә төзү яки торак йортны реконструкцияләүгә сарыф итә алалар".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International