Минзәлә укучылары - "Олимпка юл" республика олимпиадасы призерлары.

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 20-22 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең Дербышки поселогында "Дуслык" ООКда 6-11 сыйныф укучылары арасында математика фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасы узды.

Анда түбәндәге укучылар призлы урыннар алдылар: Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Юзыкаев Равиль (укытучы - Янова А.З.), Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Кузнецова Елизавета (укытучы - Газизуллина А.Х.), Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гарипов Марат (укытучы - Малькова Т.Н.), Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Федорова Светлана (укытучы - Мәхәсимова Е.П.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International